Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе "Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» Гражданнар оборонасы өлкәсендә иң яхшы уку-укыту базасы бәйгесе нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында

2018 елның 23 ноябре, җомга

Шәһәр оешмаларының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрне укыту өчен иң яхшы уку-укыту базасы буенча үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды.
Чаллы шәһәрендә әлеге конкурс 2018 елның 22 октябреннән 5 ноябренә кадәр дәвам итте.

Конкурс  шәһәр округының Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, шәһәр оешмаларының гражданнар оборонасының уку-укыту базасының торышын бәяләү, алар арасында иң яхшысын ачыклау һәм тәҗрибә уртаклашу, шулай ук гражданнар оборонасының уку-укыту базасын булдыру һәм камилләштерү өлкәсендә гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелде. Бәйгедә шәһәрнең 12 оешмасы катнашкан.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында «ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе" да бар иде. Шунысын да әйтергә кирәк, гражданнар оборонасы җитәкчесе булып баш табиб Мөхәммәдиев Марат Фәнис улы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International