2018 елда БСМП эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТР ССМ Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов катнашуында медицина советының йомгаклау утырышы булды. Медицина советы 2018 елда БСМП эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
БСМП табиблар советы утырышында баш табиб Марат Мөхәммәдиевның «2018 елда БСМП эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында" хисап доклады тәкъдим ителде.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов 2019 елга өстенлекле бурычлар билгеләде, алар арасында: үлем күрсәткечләрен киметү, кадрлар кытлыгын бетерү, медицина ярдәмен күрсәтү белән халыкның канәгать булуы беренче урында тора.
Чара Яр Чаллының медицина оешма җитәкчеләре, үзәк район хастаханәләр җитәкчеләре, «БСМП» Иҗтимагый совет вәкилләре, шәһәр Советы депутатлары, бүлек мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары, профсоюз хезмәткәрләре катнашуында узды.
Нәитиҗәләргә килгәндә, 2018 елда хастаханәнең кабул итү бүлегенә 62753 пациент мөрәҗәгать иткән, бу 5 ел эчендә 9137 кешегә күбрәк. Ашыгыч һәм кичектергесез пациентларга 120409 диагностик тикшеренүләр башкарылган, бу 5 ел эчендә 36428 кешегә күбрәк дигән сүз. 2018 елда табиб-кардиологларга 12000 пациент, табиб-нейрохирургларга 17857 пациент мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә комплектлаштыру 74,3%ны тәшкил итә. 2018 елда 22947 пациент дәваланган. 14504 операция эшләнелгән. Хирургия активлыгы 78%. Йөрәккә эшләнгән ачык операцияләр саны 48,1% ка арткан (422 операция), 17,9% ка - ЭКС (165 операция) имплантацияләр саны, стентграфт җайланмалары 5 тапкыр күбрәк үтәлгән (30 операция).
Агымдагы елда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Сәламәтлек саклау министры М. Н. Миңнеханов ярдәме белән БСПМга 16 компьютер томографиясе алынган.
Шунысында әйтергә кирәк, узган ел “БСМП”  командасы JCI халыкара аккредитацияләү статусы белән расланды.  Ул Россия Федерациясендә JCI халыкара таләпләргә, пациентларга медицина ярдәмен күрсәтү куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү буенча абруйлы халыкара аккредитациягә ия булган бердәнбер дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе.
Медицина советы кунаклары хезмәттәшләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм иң яхшы медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International