БСМП исә тромбодинамика проекты - диагностик тикшеренүләр буенча чыгыш ясады

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

25 февральдә  шәһәр предприятиеләре арасында республика җитәкчелегенә үзләренең проектларын һәм оешмаларының казанышларын тәкъдим итүче күргәзмә булды узды. Әлеге чарада БСМП да катнашты.
Күргәзмә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда (ГЦДТиМ) узды. Шәһәр Советы утырышы башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең Автоград уку учреждениеләре, җитештерү өлкәсе, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсе, шул исәптән БСМП резидентлары кергән социаль өлкә экспозицияләре белән таныштылар.

БСМП исә тромбодинамика проекты - диагностик тикшеренүләр буенча чыгыш ясады. Әлеге проект ул реаль вакыт эчендә кеше канының оешу системасын бәяләргә мөмкинлек бирә. Тромбодинамик тест –кан оешу система буенча иң глобаль тест. Аның уникальлеге шунда, ул канның оешу дәрәҗәсе артык югары булганда да, түбән булган очракларда да билгели ала. Шулай ук, ул тромб хасил булуны да алдан билгеләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International