Хөрмәтле Чаллы шәһәре халкы!

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле Чаллы шәһәре халкы!

"Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе администрациясе белән берлектә Сезгә 2019 елның 15 маеннан Комаров урамы ягыннан патологоанатомия корпусы бинасына (МОРГ) керү юлы ябылуы турында хәбәр итә. Ул БСМП территориясендә объектның террорчылыкка каршы таләпләрне үтәү һәм аварияләрне бетерү максаты белән кертелә. Күрсәтелгән чара мәҗбүри булып тора. БСМП территориясенә керү махсус рөхсәт кәгазе буенча гына башкарылачак. Мәетләрне алып чыгу да патологоанатомия бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан биреләчәк пропусклар буенча гына мөмкин булачак.
Килеп чыккан хәлгә аңлап каравыгызны сорыйбыз!

Хөрмәт белән БСМП администрациясе»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International