БСМПга "Эшлекле чаралар үзәге" ҖЧҖ делегациясе килеп китте

2020 елның 25 сентябре, җомга

Кадерле дуслар, без үзебездә илнең һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән кунакларны кабул итәргә бик яратабыз. Бу юлы безнең хастаханәгә “Эшлекле чаралар үзәге” ҖЧҖ делегациясе килеп китте. Аңа Россия регионнарының медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре, медицина оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре керде.

Очрашу башында без кунакларны хастаханәнең тарихы белән таныштырдык. Традицион ашлар белән чәй эчкәндә безнең коллегалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм беренче тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Экскурсия маршруты пациентларны кабул итү бүлегеннән башланды. Кунаклар пациентларның һәм медперсоналның куркынычсызлык стандартларын төгәл үтәвенә игътибар иттеләр. Шуннан соң реанимация, функциональ диагностика, кардиореанимация бүлекләренә бардылар.

Безнең хөрмәтле кунакларда клиник-диагностика лабораториясе аерым соклану уятты. Аның казанышлары халыкара сыйфат сертификатлары белән билгеләп үтелде.

Шулай ук делегатлар эндоскопик, нейрохирургия һәм стерилизация бүлекләрендә, түләүле хезмәт күрсәтү бүлегендә һәм травмпунктта булдылар. Кунаклар анестезия, операцияләр үткәрү, стерильләштерү җиһазлары буенча сораулар бирделәр. Соңгысы, сүз уңаеннан, безгә башка учреждениеләр хезмәтеннән файдаланмаска мөмкинлек бирә.

Делегация БСМП музеен да читләтеп узмады. Шулай ук медперсонал өчен уку классларын күрсәттеләр.

Визитка йомгак ясап, делегатлар безнең сыйфат бүлеге тарафыннан бик күп эш башкарылуын билгеләп үттеләр. Хастаханәнең оештыру эшләре дә югары бәяләнде. Хезмәттәшләр очрашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм киләчәктә дә тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәргә килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International