Хастаханәсе турында

Яр Чаллы шәһәренең «Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениясе»  «Ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү хастаханасе» Татарстан Республикасының һәм Россиянең динамик үсештәге күппрофильле медицина үзәге, ул Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш төбәге халкына дөнья стандартлары дәрәҗәсендә ашыгыч һәм кичектергесез махсуслаштырылган югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтә. Халыкка хезмәт күрсәтү радиусы 110 км тәшкил итә. Хезмәт күрсәтелә торган халык саны 1,2 млн.кеше.
 Безнең миссия: “Тормышны коткару һәм сәламәтлекне саклау хакына югары дәрәҗәдәге ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү”
 Күзаллау: Динамик рәвештә үсә торган пациентка юнәлгән фәнни-медицина үзәге, монда пациентларның иң югары өметләрен тормышка ашыручы иң яхшы белгечләр ярдәм күрсәтә.
«Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениясе» «Ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү хастаханасе»нең территориясе мәйданы 83 537 кв. м. Оешманың гомуми мәйданы 59 000 кв. м.
Медицина оешмасы алты корпуска буленгән, шуларның иң мөһиме-600 урынга каралган унике катлы стационар. Учреждениедә хастаханәнең 30 бүлекчәсендә медицина хезмәтләренең бөтен төрләре булдырылган һәм тәүлек әйләнәсе ярдәм күрсәтелә. 47 реанимацион ятак, 13 операция бүлмәсе урнаштырылган.
«Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениясе» «Ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү хастаханасе» составында түбәндәге үзәкләр эшли:
1. «Региональ кан тамырлары үзәге»;
2. «Беренче дәрәҗәдәге травма үзәге»;
3. «Кардиохирургия үзәге»;  
4. «Кичектергесез хирургия үзәге»;
 5. «Нейрохирургия үзәге»;
 6. «Пешүләрне дәвалау үзәге»;
7. «Амбулатор травма үзәге»;
 8. «Гемодиализ ярдәм үзәге».
Ел саен «Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениясе» «Ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү хастаханасе» дәвалауның яңа заманча технологиялары узләштерелә һәм медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруга ысуллар өйрәнелә. Нәтиҗәдә дистәләгән мең пациентның сәламәтлекләрен саклап калалар.
«Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениясе» «Ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү хастаханасе» JCI системасында пациентларга медицина ярдәмен күрсәтү иминлегенең халыкара таләпләренә (Медицина оешмаларын аккредитацияләүнең халыкара стандартлары) туры килү-килмәүгә уңышлы аккредитация (2015 ел)  һәм реаккредитация (2018 һәм 2021 елларда) узган Россия Федерациясендә беренче һәм бердәнбер медицина оешмасы, аны Берләшкән халыкара комиссия үткәрә.
Бүгенге көндә «Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениясе» «Ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү хастаханасе» – профессиональлек, иминлек, нәтиҗәлелек; клиентлар юнәлеше; игелеклелек девизы астында эшләүче медицина оешмасы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International