17 сентябрь-Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көне

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

"Зарар китермә". Медицина этикасының иң борынгы принцибы шулай яңгырый. Нәкъ менә шул тема "Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көнен" булдыру һәм уздыру өчен нигез булды. 2022 елгы Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көненең темасы «дару препаратларын куркынычсыз куллану» дип билгеләнде. Ул дару белән дәвалануның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм пациентларга зыян китерүдән саклауга юнәлтелгән.

Сәламәтлек саклауда куркынычсызлык буенча бөтенроссия олимпиадасын үткәрү турындагы нигезләмәгә сылтама: http://nqirussia.ru/upload/docs/.

Пациентлар һәм медицина белгечләре сәламәтлек саклауда куркынычсызлыкның актуаль мәсьәләләре буенча интерактив сораштыруда катнаша ала.

Пациентлар өчен әлеге сылтама: https://www.dpo.rudn.ru/special/med-test-opros-2022/pazienty/, медицина хезмәткәрләре өчен интерактив сораштыруда катнашу өчен иүбәндәге сылтама: https://www.dpo.rudn.ru/special/med-test-opros-2022/rabotniky/ .

Сәламәтлек саклау өлкәсендә һөнәри эшчәнлек башкаручы фәнни, медицина һәм башка дәүләт, хосусый һәм иҗтимагый оешмалар белгечләре, медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм иминлеген яхшыртуга юнәлдерелгән уңышлы проектларны тормышка ашырган белгечләр командалары өчен «Сәламәтлек саклауда сыйфат лидеры» Бөтенроссия бәйгесендә катнаша алалар.

«Сәламәтлек саклауда сыйфат лидеры» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен сылтама: https://mk.mediexpo.ru/konkurs/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International